Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 24:32 - Изге Язма

32 Исраилиләр Мисырдан алып чыккан Йосыф сөякләрен Шәкем шәһәрендә – Шәкем атасы Хамурның угылларыннан кайчандыр Ягъкуб йөз кесита бәрабәренә сатып алган һәм соңыннан Йосыф токымы биләмәсенә әйләнгән җирдә дәфен кылдылар.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 24:32
9 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Кардәшләреңнекеннән аермалы буларак, мин сиңа өстәмә таулы җир биләмәсе – Шәкемне калдырам, заманында мин аны амориләрдән ук-җәям һәм кылычым белән яулап алган идем.


Йосыф үзенең кардәш-туганнарына: – Мин инде үләм, – диде. – Әмма Аллаһы сезгә ярдәм күрсәтәчәк: Ул сезне бу җирләрдән алып чыгып, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка ант эчеп вәгъдә иткән илгә кире кайтарачак.


Ахырда Йосыф: – Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз, – дип, шул хакта Исраил угылларыннан ант иттерде.


Йосыфның сөякләрен Муса үзе белән алды, чөнки кайчандыр бервакыт Йосыф: «Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз», – дип, исраилиләрне ант иттергән була.


Самареядә, Ягъкуб үзенең углы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын гына урнашкан Сухар шәһәрендә,


Шулай итеп, Ягъкуб Мисырга күчеп килгән һәм үзе дә, аталарыбыз да үлгәнче шунда яшәгәннәр.


Үлгәч, аларны Шәкем шәһәренә алып килеп, Ибраһим Хамур угылларыннан көмеш түләп сатып алган кабергә күмгәннәр.


Иман аркылы Йосыф гомеренең ахырында Исраил халкының Мисырдан чыгачагы турында сөйләгән һәм үз сөякләрен нәрсә эшләтергә икәнен әйткән.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ