3 Әмма Мин сезнең нәселбашы булган Ибраһимны, шул яклардан алып китеп, бөтен Кәнган җире буйлап йөртеп чыктым. Мин аның токымын ишәйттем, аңа углы Исхакны бүләк иттем,
Раббы Ибрамны һавага алып чыкты һәм әйтте: – Күк йөзенә башыңны күтәреп кара да, булдыра алсаң, андагы йолдызларны санап чык, – диде. – Синең нәсел варисларың менә шул йолдызлар санынча булачак.
Мине атам йортыннан, туган җиремнән алып чыккан, «Бу җирләрне нәсел варисларыңа бирәм!» дип, миңа ант-карарын ирештергән Раббы, күкләрнең Алласы, синнән алда анда Үзенең фәрештәсен күндерер, һәм син минем углыма хатынны шул илдән алып кайтырсың.
Хатының – өеңдәге мул җимешле йөзем агачы кебек, табының тирәли утырышкан угылларың – зәйтүн агачының үсентеләре кебек.