13 Мин сезгә үзегез көч куеп эшкәртмәгән җирләрне, үзегез төземәгән калаларны бүләк иттем – хәзер сез шул калаларда яшисез һәм үзегез утыртмаган йөзем вә зәйтүн агачларының җимешләре белән сыйланасыз».
Мин сезне Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җиргә алып барачакмын һәм шул җирне сезгә биләмә итеп бирәчәкмен. Мин – Раббы».
Яхшы кеше оныкларына да мирас калдыра, ә гөнаһлының байлыгы тәкъва кешеләр файдасына булыр.
Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирнең халыкларын юк итеп, җирен үзегезгә алгач, шәһәрләренә һәм йортларына кереп урнашкач,
Раббы Аллагыз сезне бәрәкәтле җиргә алып бара. Анда елгалар һәм чишмәләр бар, калкулыклардан, үзәнле җирдән агып чыккан сулар,
Ешуа ут салган Хатсор каласын санамаганда, калку урында төзелгән шәһәрләрнең берсен дә исраилиләр яндырмады.
Исраил халкына Раббы вәгъдә иткәннәрнең һәммәсе үтәлде.