Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 24:1 - Изге Язма

1 Шуннан соң Ешуа бөтен Исраил ыругларын, аларның өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен вә җитәкчеләрен Шәкем шәһәренә җыеп алды, һәм алар барысы Раббы Алла каршына килеп басты.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 24:1
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ул, илне буйга кичеп, Шәкемдәге Мөре имәнлеге дигән җиргә килеп туктады. Ул заманда анда кәнганиләр яши иде.


Шуннан соң һәркайсы кулларында булган барлык чит-ят илаһларын, колак алкаларын Ягъкубка тапшырды. Ягъкуб исә аларны, Шәкем янындагы бер имән төбенә күмеп, күздән юк итте.


Рехабгамны патша итеп куяр өчен бөтен Исраил халкы Шәкемгә җыелгач, Рехабгам Шәкемгә килде.


Шуннан патша, кешеләр җибәреп, Яһүдә белән Иерусалимнең бөтен өлкәннәрен үз янына җыеп алды,


Мин исә шундук сиңа кешеләр җибәрдем, һәм син, килеп, яхшы эшләдең. Раббы сиңа сөйләргә кушкан бар сүзләрне тыңлау өчен, хәзер без барыбыз Аллаһы алдында торабыз.


Бу килешүнең шартларын төгәл үтәгез; шулай итсәгез, һәр эшегез уң булыр.


Сыену шәһәрләре дип шулар билгеләнде: нәпталиләрнең таулы җирендә, Гәлиләя өлкәсендә – Кыдыш; эфраимнәрнең таулы төбәгендә – Шәкем; яһүдиләрнең таулы төбәгендә – Кыръят-Арба (ягъни Хебрун).


Беркөнне ул, бөтен исраилиләрне, аларның өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен һәм җитәкчеләрен чакыртып: – Мин инде бик картайдым.


Шуннан барча исраилиләр, аларның барлык гаскәрләре, Бәйт-Элгә килеп, кичкә кадәр авызларына ризык капмыйча Раббы алдында күз яшьләре түктеләр, Раббыга багышлап, тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерделәр.


Бүгенге көндә исә сезне бәла-казалардан йолып алган, кайгы-хәсрәтләрдән коткарган Аллагыздан йөз чөереп: „Юк, безнең өстән патша куй!“ – дип сорыйсыз. Инде шулай икән, ыругларга бүленеп, нәсел-нәсел булып Раббыгыз каршына килеп басыгыз».


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ