5 Раббы Аллагыз, Үзенең вәгъдәсен үтәп, әлеге халыкларны сезнең яннан Үзе куып җибәрер, күз алдыгыздан юк итәр, һәм сез аларның җирләрен били башларсыз.
Юлыгызда саклап, Мин әзерләгән урынга алып барсын өчен, сезгә бер фәрештә юллыйм.
Сезнең алдыгыздан Мин фәрештә җибәрермен һәм кәнганиләрне, амориләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне, явүсиләрне куып чыгарырмын.
Бүген Мин биргән әмерләрне үтәгез. Мин сезнең күз алдыгыздан амориләрне, кәнганиләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне һәм явүсиләрне куачакмын.
ул чагында Раббы шушы халыкларның барысын күз алдыгыздан куып җибәрер, һәм сез үзегездән ишлерәк, көчлерәк булган халыкларның җирен яулап алырсыз.
Ливаннан алып, Мисрефот-Маим шәһәренә кадәр бөтен тау халкын, ягъни сидунлыларның бөтенесен, Мин Исраил угылларының күз алдыннан Үзем куып җибәрәм; ә син, Мин кушканча, шушы җирләрне исраилиләргә биләмәгә бир;
Ешуаның вафатыннан соң биредә калган халыкларның берсен дә исраилиләр яныннан куып җибәрмәячәкмен!