Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 22:4 - Изге Язма

4 Инде хәзер Раббы колы Муса сезгә Үрдүн аръягыннан бүлеп биргән биләмә җирләрегезгә – үз өегезгә кайта аласыз, чөнки Раббы Аллагыз, Үзенең антлы вәгъдәсен үтәп, сезнең кардәшләрегезгә тыныч-имин тормыш насыйп итте.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 22:4
16 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

– Сезгә бөтен яктан тыныч тормыш биргән Раббы Аллагыз юлдашыгыз түгелме әллә? Шушы җирдә яшәүче барлык халыкларны Ул минем кулга тапшырды һәм, шул рәвешле, әлеге җирләр Раббыга һәм Аның халкына буйсына.


– Сезнең белән барырмын Мин, – диде Раббы, – һәм сиңа тынычлык бирермен.


Исраилиләрнең һәрберсе үзенә биләмәгә җир алганчы, без өйләребезгә кайтмабыз.


Әлегә сез Раббы Аллагыз бирәсе тыныч урынга, аласы биләмәгезгә җитмәдегез.


Без, аларның җирләрен алып, Рубин, Гәд ыругына һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмә итеп бирдек.


Раббы сезгә тынычлык бүләк иткән сыман, исраили кардәшләрегезгә дә тынычлык бүләк иткәнче – Раббы Аллагыз Үрдүн аръягыннан бирәсе җирне яулап алганчы – аларга булышыгыз. Аннан соң һәркайсыгыз мин биргән биләмәгә кире әйләнеп кайта алыр».


Ешуа халыкны тыныч-имин урынга китергән булса, Аллаһы бүгеннән соң булачак бүтән көн турында әйтмәс иде.


Раббы колы Муса һәм исраилиләр әлеге патшаларны тар-мар иттеләр. Муса аларның җирләрен Рубин, Гәд һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмәгә бирде.


Рубин ыругындагы кабиләләргә Муса бүлеп биргән җирләр:


Рубин һәм Гәд ыругы белән Менашше ыругының бер яртысы Үрдүннән көнчыгышта үзләренә тигән өлешне Мусадан алдылар инде. Раббы колы Муса аларга


Озак вакытлар дәвамында, бүгенге көнгә кадәр, сез кардәшләрегезне ташламадыгыз, Раббы Аллагыз әмерләрен җиренә җиткереп үтәдегез.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ