Ешуа 22:34 - Изге Язма34 Рубин һәм Гәд угыллары, әлеге мәзбәхкә исем биреп: «Раббы – безнең Аллабыз. Әлеге мәзбәх сезнең өчен дә, безнең өчен дә шуны раслаучы шаһиттыр», – диделәр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
ә бәлки сезнең белән безнең арада һәм балаларыбыз арасында шаһит булып торсын өчен – безнең дә тулаем яндыру корбаннары, татулык корбаннары вә башка төр бүләкләр белән Раббы чатыры алдында хезмәт күрсәтергә хакыбыз барлыгын расласын өчен төзедек. Әнә шул чагында сезнең нәсел варисларыгыз безнекеләргә: «Раббы сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтә алмаячак.