Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 22:31 - Изге Язма

31 Элгазар углы рухани Пинхәс шунда Рубин, Гәд һәм Менашше угылларына: – Бүген без шуны белдек: Раббы безнең арада, һәм сез Раббы каршында җинаять эш кылмадыгыз; димәк ки, Раббы Исраил угылларын җәзага тартмаячак, – диде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 22:31
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

һәм Азария, Аса каршына чыгып, болай диде: – Тыңлагыз мине, Аса һәм Яһүдә белән Беньямин халкы! Раббыга сыгынып яшәгән чакта, Ул һәрчак сезнең юлдашыгыз булыр; әгәр Аның йөз нурын эзләсәгез – табарсыз; ә инде Аңардан йөз чөерсәгез, Ул да сездән йөз чөерер.


Җавап бир миңа, Раббым, чөнки мәрхәмәтең чиксездер. Олуг рәхим-шәфкатең белән миңа таба борыл!


Кешеләр Минем өчен Изге чатыр корсыннар, һәм Мин алар арасында яши алачакмын.


Әй Сион кешеләре, сөенешеп тантана итегез, шатлык авазлары яңгырап торсын: Исраилнең изге Алласы сезнең арада, һәм Ул бөектер!»


Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче халыклардан ун кеше, бер яһүдинең итәгенә ябышып: «Без синең белән барабыз! Чөнки Аллаһының синең яклы булуын ишеттек», – дияр.


«Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак. Аңа Иммануил дип исем кушарлар», – дигән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды. Иммануил – «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата.


Шулай итеп, аның йөрәк серләре барысына ачылыр, ул, сәҗдә кылып, Аллаһыга табыныр да: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән», – дияр.


Рубин, Гәд һәм Менашше угылларының әлеге җавабы рухани Пинхәс һәм җәмәгать башлыкларының, ягъни Исраил нәселбашларының күңеленә хуш килде.


Гилыгад җирендә яшәүче Рубин һәм Гәд ыруглары белән хушлашканнан соң, Элгазар углы рухани Пинхәс һәм җәмәгать башлыклары, исраилиләр янына Кәнганга кайтып, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирделәр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ