Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 22:27 - Изге Язма

27 ә бәлки сезнең белән безнең арада һәм балаларыбыз арасында шаһит булып торсын өчен – безнең дә тулаем яндыру корбаннары, татулык корбаннары вә башка төр бүләкләр белән Раббы чатыры алдында хезмәт күрсәтергә хакыбыз барлыгын расласын өчен төзедек. Әнә шул чагында сезнең нәсел варисларыгыз безнекеләргә: «Раббы сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтә алмаячак.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 22:27
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Лабан Ягъкубка әйтте: – Бу таш өеме бүген безнең үзара килешүнең шаһиты булыр, – диде. Шуңа күрә ул Гәлгыд дип аталды.


Бу таш өеме дә, бу һәйкәл дә – шаһитлар; шулай ки, мин дә таш өеме аша синең якка явыз ният белән чыкмаячакмын, син дә таш өеме һәм һәйкәл аша минем якка явыз ният белән чыкмаска тиеш.


Адымнарым Синең юлда иде, читкә тайпылмады аяк табаннарым.


Ул көнне Мисыр уртасында – Раббыга багышланган мәзбәх, аның читендә Раббы хөрмәтенә куелган изге багана булачак.


Шул вакытта Раббы Аллагыз Үз исеме өчен нинди урынны сайласа, мин кушкан һәммә нәрсәне: тулаем яндыру һәм башка корбаннарыгызны, жирегездән алган уңышның уннан бер өлешен, махсус сайланган бүләкләрегезне, Раббыга нәзер итеп аерып куелган барлык бүләкләрне шунда китерегез.


Кәнган җирендәге Гелилотка җиткәч, Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар шунда, Үрдүн буенда, зур итеп мәзбәх төзеделәр.


Шуңа күрә без әлеге мәзбәхне тулаем яндыру корбаны һәм башка төрле корбаннар китерү өчен түгел,


Без болай хәл кылдык: әгәр киләчәктә безнең белән сезнең йә булмаса нәсел варисларыбыз арасында шундый сүз кузгалса, без: «Тулаем яндыру корбаннары яки башка төр корбаннар өчен түгел, ә бәлки сезнең белән безнең арада шаһит булып торсын өчен ата-бабаларыбыз Раббы мәзбәхенә охшатып төзегән әлеге корылмага күз салыгыз», – дип әйтербез.


Рубин һәм Гәд угыллары, әлеге мәзбәхкә исем биреп: «Раббы – безнең Аллабыз. Әлеге мәзбәх сезнең өчен дә, безнең өчен дә шуны раслаучы шаһиттыр», – диделәр.


– Менә, бу таш – шаһитыбыз булыр, чөнки Раббының безгә әйткән сүзләрен ул ишетеп торды; әгәр сез Аллагыздан ваз кичсәгез, ул сезгә каршы шәһадәт бирер, – диде.


Шуннан Шемуил, бер таш алып, аны Миспа белән Шен арасына утыртып куйды да «Раббы шушы урынга кадәр безгә булышты» дигән сүзләр белән әлеге ташка Эбен-Эзер дип исем кушты.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ