Ешуа 22:24 - Изге Язма24-25 Киләчәктә сезнең нәсел варислары безнекеләргә: «Әй Рубин вә Гәд угыллары, Раббы Үрдүнне сезнең белән безнең арада чик итеп билгеләде, исраилиләр Алласында сезнең катнашыгыз юк! Раббы – сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтүдән курыктык без, шуңа төзедек. Андый очракта бит сезнең нәсел варислары гаебе белән безнекеләр Раббыны танымый башлар! အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нәрсәне аңлата бу?» – дип сораса, сез аларга: «Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек. Фиргавен, киреләнеп, безгә китәргә рөхсәт итмәде, ә Раббы исә мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын һәм иркәк терлекләрен үтертте. Шуңа күрә мин беренче булып туган иркәк терлекне Раббыга корбан итәм, ә беренче булып туган углымны йолып алам», – дип җавап бирегез.