Ешуа 22:23 - Изге Язма23 Әгәр без, Раббыдан йөз чөереп, әлеге мәзбәхне тулаем яндыру корбаннары, икмәк корбаннары һәм татулык корбаннары китерү өчен төзегән булсак, безгә җәзаны Раббы Үзе бирсен! အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Киләчәктә сезнең нәсел варислары безнекеләргә: «Әй Рубин вә Гәд угыллары, Раббы Үрдүнне сезнең белән безнең арада чик итеп билгеләде, исраилиләр Алласында сезнең катнашыгыз юк! Раббы – сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтүдән курыктык без, шуңа төзедек. Андый очракта бит сезнең нәсел варислары гаебе белән безнекеләр Раббыны танымый башлар!