10 Кәнган җирендәге Гелилотка җиткәч, Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар шунда, Үрдүн буенда, зур итеп мәзбәх төзеделәр.
Раббы, Ибрамның каршысында пәйда булып: – Менә бу җирләрне Мин синең токымыңа бирәм, – диде. Раббысы пәйда булган төшкә Ибрам мәзбәх ясады.
Аннары, бу урыннан янә кузгалып, Бәйт-Элдән көн чыгышы тарафындагы тауга таба юнәлде һәм, Бәйт-Элне үзеннән көнбатыш якта, ә Гайны көнчыгыш якта калдырып, ике уртага чатыр корды; мәзбәх ясады, Раббысының исеменә дога багышлады.
Ягъкуб иртүк торды, баш астына салып яткан ташны һәйкәл сыман итеп җиргә утыртты да өстенә зәйтүн мае койды.
Ул көнне Мисыр уртасында – Раббыга багышланган мәзбәх, аның читендә Раббы хөрмәтенә куелган изге багана булачак.
«Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар Кәнган җирендәге Гелилотта, Үрдүннең көнбатыш ярында, мәзбәх төзегән» дигән хәбәр башка исраилиләргә килеп ирешкәч,
Рубин һәм Гәд ыруглары, шулай ук Көнчыгыш менашшелар, башка исраилиләрдән аерылып, Кәнган җирендәге Шилоһ шәһәреннән Гилыгадка – Раббы кушуы буенча, Муса бүлеп биргән биләмә җирләренә кайтырга кузгалдылар.