5 Әгәр инде аны кан дошманы эзәрлекләп килсә, гаепле кешене аның кулына тапшырмасыннар, чөнки кан кою ялгышлык белән булган, һәм моңарчы алар дошманлашып яшәмәгән.
– Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, түбәндәгеләрне башкарырга тиеш.
Ул шәһәрләр, үч алучыдан саклану өчен, сыену урыны булачак. Шул рәвешле, җәмәгатьчелек үзенең хөкемен чыгарганчы, кеше үтерүче исән калачак.
Җәмәгатьчелек, үтерүчене кан үче алучының кулыннан коткарып, аны качып киткән сыену шәһәренә кире кайтарырга тиеш – изге май белән майланган баш руханиның үлеменә кадәр кеше үтерүче шунда яшәсен.