3 Кем дә булса һичнинди начар уйсыз яисә ялгышлык белән икенче берәүнең җанын кыя калса, кан үчен кайтаручыдан шунда качып котыла ала.
Хатын исә сүзен дәвам итте: – Алайса, патша, кан өчен үч алырга һәм углымның гомерен өзәргә юл куймаска Раббы Аллаң исеме белән ант ит. – Раббы Үзе шаһиттыр: углыңның башыннан сыңар чәч бөртеге дә төшмәс! – диде патша.
– Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, түбәндәгеләрне башкарырга тиеш.
Ул шәһәрләр, үч алучыдан саклану өчен, сыену урыны булачак. Шул рәвешле, җәмәгатьчелек үзенең хөкемен чыгарганчы, кеше үтерүче исән калачак.
Кеше үтергән адәмне кан үче алучы үзе үтерә ала: әгәр үтерүчене очрата икән, аны үтерә ала.
Әгәр берәү, дошманлыктан түгел, бәлки ялгышлык белән кемне дә булса төртеп җибәреп яки ыргыткан әйбере белән эләгеп
Аллаһы ялган сөйләми, ике нәрсә – Аның биргән вәгъдәсе һәм анты – һичкайчан үзгәрми. Алар безне, Аллаһыга сыенганнарны, киләчәктә көткән өметкә нык таянырга дәртләндерә.
– Муса аша сезгә боерганымча, Исраил угылларына сыену шәһәрләре төзергә куш.
Әлеге шәһәрләрнең берсенә качкан кеше шәһәр капкасы янына килеп бассын да ни-нәрсә булганын шәһәр өлкәннәренә сөйләсен, һәм алар, аны кабул итеп, яшәр урын бирсеннәр.