Ешуа 2:11 - Изге Язма11 Бу хакта мәгълүм булганнан соң, йөрәгебезнең хәле китте, һәммәбезнең рухы төште, чөнки сезнең Раббы Аллагыз югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, бердәнбер Аллаһыдыр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Исраилиләр елганы кичеп чыга алсын өчен, Раббының Үрдүн суларын туктатуы турындагы хәбәр Үрдүннән көнбатышта яшәүче амориләрнең һәм диңгез буйларында җирләшкән кәнганиләрнең патшаларына килеп ирешеп, аларның йөрәкләре куркудан туктап калгандай булды, һәм исраилиләргә каршы чыгарга берсенең дә кыюлыгы җитмәде.