8 Җирне карап-тикшереп кайтырга тиешле кешеләр юлга кузгалгач, Ешуа аларга: – Барыгыз, җирне әйләнеп чыгып, миңа сурәтләп бирегез, һәм мин сезгә шушында, Шилоһта, Раббы каршында шобага салырмын, – диде.
Торып бас та бу җирләрне аркылыга-буйга йөреп чык, чөнки Мин аларны сиңа бирәм.
Жирәбәне аларга Ул Үзе салды, аларның өлешләрен үлчәү бавы белән Үзе бүлде; алар гомер бакый шул җирнең хуҗасы булырлар, токымнары буын арты буын шунда яшәр.
Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшәү һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк.
бөтен илне тугыз ыругка һәм Менашше ыругының икенче яртысына бүлеп бир.
Яһүдә нәселенә, аның барлык кабиләләренә жирәбә буенча чыккан җирләр көньяк тарафта Эдом төбәге чигенә, Сыйн чүленә кадәр сузыла.
Үзләренә дигән җирләрне тулысынча яулап алганнан соң, бөтен Исраил халкы, Шилоһ шәһәрендә җыйналып, Очрашу чатырын корды.
Ешуа, Раббы каршында Шилоһта жирәбә салып, Исраил ыругларына биләмәләр бүлеп бирде.
Калган җирләрне җиде өлешкә бүлеп тасвирлап биргәннән соң, Раббы Аллабыз алдында мин сезгә шобага салырмын.
Алар илне әйләнеп чыктылар һәм, барча шәһәр-авылларны кәгазьгә төшереп җиде өлешкә бүлгәннән соң, Ешуа янына Шилоһка әйләнеп кайттылар.
– И Раббы, Исраил Алласы! – дип дәште Шаул. – Дөреслекне ач! Шуннан, жирәбә салынып, Йонатан белән Шаул фаш ителде, ә халыкның гаепсез булуы беленде.