Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 18:7 - Изге Язма

7 Әмма левиләр сезнең җирләрдән биләмә алмас, чөнки аларның өлеше – Раббыга рухани булып хезмәт итүдер. Гәд, Рубин ыруглары һәм Менашше ыругының бер яртысы Үрдүннән көнчыгышта Раббы колы Муса бүлеп биргән җирләрне алды инде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 18:7
11 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Раббы Һарунга әйтте: – Исраил җирендә үз биләмәң булмаячак, исраилиләр арасында сиңа өлеш тимәячәк. Синең өлешең һәм исраилиләр арасындагы биләмәң – Мин Үземдер.


Ә Очрашу чатыры хезмәтен левиләр башкарсын һәм чатырга кагылышлы һәрнинди хилафлык өчен алар җаваплы булсын. Буыннан-буынга күчеп килә торган мәңгелек кагыйдә булсын бу. Левиләр Исраил халкы арасында җир биләмәсе алмас.


Әмма мәзбәхкә һәм эчке бүлмәгә кагылышлы руханилык хезмәтен бары тик син үзең һәм угылларың башкарырга тиеш. Руханилык вазифасын сезгә бүләк итеп тапшырам. Шуларга башка берәр кеше якынлаша калса, үлемгә дучар ителергә тиеш.


Шуңа күрә левиләргә, туганнарыннан аермалы буларак, бернинди биләмә яки өлеш бирелмәде: Раббы Аллагыз әйткәнчә, аларның өлеше – Раббы Үзедер.)


Раббы колы Муса һәм исраилиләр әлеге патшаларны тар-мар иттеләр. Муса аларның җирләрен Рубин, Гәд һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмәгә бирде.


Әмма Леви ыругына Муса өлеш чыгармады; аларның өлеше – Исраилнең Раббы Алласы Үзедер, чөнки Муса шулай әйтеп калдырган була.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ