17 Шуннан ул төньякка, Эн-Шемеш суларына таба борыла, аннары Адуммим үткеле каршындагы Гелилотка юнәлә һәм Рубин углы Бохан кыясына төшә.
Бәйт-Хөглә шәһәренә таба күтәрелә дә Бәйт-Арабадан төньяктарак уза, аннары Рубин углы Бохан кыясына таба югары менә.
Шуннан ул Ахор үзәнлегеннән Дебиргә таба күтәрелә дә төньяк тарафка – тарлавыктан көньяктарак булган Адуммим үткеле каршындагы Гилгәл шәһәренә борыла һәм, Эн-Шемеш суы янына җитеп, Эн-Рогел чишмәсе буенда тәмамлана.
Аннан соң чик сызыгы, Бәйт-Араба шәһәреннән төньяктарак узып, Үрдүн тигезлегенә төшә,