Ешуа 17:1 - Изге Язма1 Йосыфның беренче углы Менашшеның ыругына да жирәбә буенча җир бүленде. Менашшеның беренче углы Макирнең нәсел варисларына Гилыгад белән Башан җирләре чыкты. Макир – Гилыгадның атасы һәм батыр сугышчы иде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Менашше углы Мәкирдән туган Гилыгад углы Хепер тудырган Селупхад кызларының исемнәре: Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирса. Беркөнне Йосыф углы Менашше ыругыннан булган Селупхадның әлеге кызлары Очрашу чатыры алдына, Муса белән рухани Элгазар каршына, җитәкчеләр һәм бар халык алдына килеп бастылар да әйттеләр: