10 Әмма эфраимнәр Газерда яшәүче кәнганиләрне куып чыгара алмадылар, һәм кәнганиләр әле дә, мәҗбүри хезмәт башкарып, эфраимнәр арасында яши бирәләр.
Сөләйман патша, мәҗбүри рәвештә эшләүчеләрне җигеп, Раббы йортын, патша сараен, Хатсор вә Мегиддо һәм дә Газер шәһәрләрен төзеп, Иерусалимдәге Милло кирмәнен вә диварны төзекләндерде.
(Мисыр патшасы, ягъни фиргавен, һөҗүм итеп, Газер шәһәрен яулап алды да, шәһәргә ут салып, анда яшәүче кәнганиләрне кырып бетерде. Аннары шәһәрне үзенең кызы – Сөләйманның хатынына бүләк итеп бирде.)
Газер патшасы Хорам Лахишка ярдәмгә дип килгән иде дә, Ешуа, аның үзен һәм гаскәрен кылычтан уздырып, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерде.
Әмма Яһүдә угыллары явүсиләрне Иерусалимнән куып чыгара алмадылар. Явүсиләр бүгенге көндә дә Яһүдә халкы белән бергә шунда яши бирәләр.
Менашше ыругының биләмә җирләреннән Эфраим угылларына әйләнә-тирәдәге авыллар белән бергә шәһәрләр дә бүлеп бирелде.
Әмма Менашше угыллары әлеге шәһәрләрне яулап алалмады, һәм кәнганиләр шунда, үз җирләрендә яшәп калды.
Күпмедер вакытлар үтеп, көч-куәт җыйганнан соң, исраилиләр аларны мәҗбүр эшчеләр итте, ләкин җирләшкән урыннарыннан тулысынча куып чыгара алмады.
Эфраим ыругы да Газер шәһәрендә тереклек итүче кәнганиләрне кумады, һәм алар шунда – эфраимнәр арасында яшәп калды.