19 – Фатихаңны күндер миңа, – диде Аксу. – Син миңа Нәгеб чүленнән җир бирдең, инде чишмәләр дә бирсәң иде. Шуннан Кәлеб аңа шул җирдәге югары һәм түбән чишмәләрне бирде.
Аннан Ибрам тагын кузгалды, юлын көньякка карап дәвам иттерде.
Алып килгән бүләгемне кабул итеп ал. Аллаһы миңа күп игелекләр насыйп итте, миндә бөтен нәрсә дә бар. Эсау бүләкне кабул иткәнчегә кадәр, ул шулай кыставыннан туктамады.
Шуңа күрә, әлеге имандашлардан алдан ук яныгызга баруларын һәм вәгъдә ителгән бүләкне әзерләп куюларын үтенергә кирәк дип таптым. Шунда бүләкне мәҗбүри түгел, ә ихлас әзерләвегез күренә.
Ә Яһүдә ыругы турында боларны әйтте: «Йа Раббы, Яһүдә ыругының тавышын ишет, аны башка ыруглар белән берләштер; көч бир аңа, дошманнарына каршы торырга ярдәм ит».
Отниел янына күчеп килгәч, Аксу, иреннән рөхсәт алып, атасы Кәлебтән җир кишәрлеге сорарга булды. Аксу үзенең атланып килгән ишәгеннән төшкәч, Кәлеб аңардан: – Нәрсә телисең? – дип сорады.
Яһүдә ыругындагы нәселләрнең биләмә җирләре түбәндәгечә.
Әфәндемә дип алып килгән шушы бүләк-күчтәнәчләрне синең кешеләреңә тапшырырга рөхсәт итсәңче.