Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 15:16 - Изге Язма

16 – Кыръят-Сәфәргә һөҗүм итеп, аны яулап алучыга кызым Аксуны хатынлыкка бирәм, – дип белдерде Кәлеб.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 15:16
6 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Мәгакәһ шулай ук Шагап белән Шеваның да анасы иде. Шагаптан – Мадманна, ә Шевадан Мәкбенә һәм Гибга дөньяга килде. Кәлебнең кызы исә Ахса исемле булды.


Аннары ул әүвәле Кыръят-Сәфәр дип аталган Дебиргә каршы яуга кузгалды.


Шәһәрне Кәлебнең ир туганы Кыназ углы Отниел яулап алды, һәм Кәлеб үзенең кызы Аксуны аңа хатынлыкка бирде.


Адони-Безек качып котылмакчы иде, әмма аны куып тотып, аяк-кулларының баш бармакларын чабып өзделәр.


Шулчак аларның кайберләре: – Әлеге кешене күрәсезме? Ничәнче тапкыр инде ул әнә шулай чыга да Исраилне мәсхәрәли. Әгәр дә берәрсе шуның башына җитә калса, Шаул патшадан зур байлык алыр иде. Батыр чыккан ир-егеткә Шаул үзенең кызын да бирер, атасы гаиләсен дә Исраилдә бөтен салымнардан азат итәр иде, – диде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ