9 Шул көнне Муса миңа антлы вәгъдәсен биреп: «Аягың баскан җирләрнең һәммәсе мәңгегә синең һәм нәсел варисларыңның биләмәсе булыр, чөнки син Раббы Аллама тугры калдың», – диде.
Хәлемне җуйдым, тәмам изелдем, йөрәк ачысыннан илерәмен.
Шуннан алар китеп бардылар һәм, Сыйн чүленнән башлап, Лебо-Хамат янындагы Рәхуб шәһәренә кадәр җиткәнче, бөтен җирне карап-тикшереп чыктылар.
Бары Ифунни углы Кәлеб кенә күрер. Мин аңа һәм аның нәсел варисларына үзе аяк баскан җирне бирәм, чөнки Кәлеб бөтен күңеле белән Раббыга буйсынды».
Аягыгыз баскан һәр җир сезнеке булыр, җирегез чүл буйлап Ливанга, чигегез хәтта Фырат елгасыннан көнбатыш диңгезгә кадәр җитәр.
Мусага вәгъдә иткәнчә, аяк табаныгыз баскан һәр урынны Мин сезгә бирәм.
Шулай итеп, Раббы, вәгъдә иткәнчә, бүгенге көнгә кадәр гомеремне саклады; Раббы бу сүзләрне Мусага әйткән вакытта, исраилиләр әле чүлдә каңгырып йөри иде, һәм шул көннән соң менә кырык биш ел гомер узды. Хәзер миңа сиксән биш яшь.
Кәлебкә, Муса кушканча, Хебрунны бирделәр; һәм Кәлеб әлеге шәһәрне анакыймнар кавеменең өч нәселеннән тартып алды.