11 Муса юлга озаткан көндәгедәй, минем бүген дә яу кырында алышырга да, башка эшкә дә әүвәлгечә көчем җитәрлек.
Җир йөзен Син, нык нигезгә урнаштырып, мәңге-мәңге какшамас иткәнсең,
синең башыңа явызлыклар төшмәячәк, чатырыңа афәтләр якынлашмаячак.
ә Раббыга өметләнгәннәр яңа көч ала: бөркет сыман канатларында күтәрелә, йөгерәләр алар – алҗымыйлар, баралар – арымыйлар.
болай дип дәвам итте: – Миңа хәзер йөз егерме яшь. Мин инде сезне үз артымнан ияртеп алып бара алмам. Раббы миңа: «Син Үрдүн елгасын кичмәссең» – дигән иде.
Капка бикләрең синең, Ашер, тимердәндер, бакырдандыр; көчең дә, гомерең кебек, бетмәс булсын».
Үлгәндә, Мусага йөз егерме яшь булып, ул элеккечә көчле, күзләре дә яхшы күрә иде.
Шулай итеп, Раббы, вәгъдә иткәнчә, бүгенге көнгә кадәр гомеремне саклады; Раббы бу сүзләрне Мусага әйткән вакытта, исраилиләр әле чүлдә каңгырып йөри иде, һәм шул көннән соң менә кырык биш ел гомер узды. Хәзер миңа сиксән биш яшь.