Ешуа 13:32 - Изге Язма32 Үрдүннең аръягында, Әрихә шәһәреннән көнчыгышта урнашкан Мәаб тигезлегендә булган чакта, Муса җирләрне әнә шул рәвешле бүлеп бирде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Чөнки калган ике ыругка һәм Менашше ыругының бер яртысына Муса биләмә җирләрен Үрдүн аръягыннан биргән иде инде. Йосыф угыллары ике тармакка – Менашше һәм Эфраим тармагына бүленгән иде. Әмма башкалар белән беррәттән левиләргә, биләмәгә җирләр бүленмичә, төпләнеп яшәр өчен шәһәрләр һәм мал-туарларын йөртер өчен шул шәһәрләр тирәсендәге көтүлекләр генә бирелде.