27 үзәндә – Бәйт-Һарам, Бәйт-Нимру, Суккөт һәм Сапон шәһәрләре (ягъни Хишбун патшасы Сихон биләмәсенең калган өлеше – Гәлиләя күленә җиткәнче Үрдүннән көнчыгыштагы җирләр).
Ә Ягъкуб Суккөткә карап юл тотты, анда үзенә йорт корды, мал-туары өчен утарлар булдырды. Шул сәбәптән бу урынга ул Суккөт дип исем кушты.
Бу әйберләрне патша Үрдүн үзәнендә, Суккөт белән Саретан арасындагы билгеле бер урында, балчыклы туфракта ясалган калыпларда коярга боерган иде.
Нәзер-ниязларымны Син ишеттең, и Аллаһы, Синең исемнән курыккан, аны хөрмәт иткәннәр белән рәттән миңа өлеш чыгардың.
Шефамнан чик Аинның көнчыгыш ягындагы Риблага таба сузылыр һәм аннан Киннерет күленең көнчыгыш ярындагы сөзәклекләр буенча дәвам итәр.
Беркөнне Геннисарет күле буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады.
Мин аларга шулай ук Араба тигезлегенең көнчыгыш өлешен бирдем. Бу өлешнең көнбатыш чиге – Үрдүн елгасы иде: ул, Киннереттән башланып, Араба диңгезенә, ягъни Үле диңгезгә кадәр, ә көнчыгышта Фесгә тавы итәгенә хәтле сузылган.
төньяктагы таулы төбәкләрнең, Киннерет күленнән көньяктагы Үрдүн үзәненең, көнбатыштагы тау итәкләренең һәм Дор калкулыгының патшаларына,
Сихон шулай ук Араба үзәненең көнчыгыш өлеше – Киннерет күленнән Тозлы диңгезгә, көнчыгышка таба Бәйт-Ешимот шәһәренә һәм көньякта Фесгә-тау битләвенә кадәр сузылган җирләр белән идарә итә иде.
Хишбун каласыннан алып, Рамат-Миспа белән Бетоним шәһәрләренә һәм Маханаим каласыннан Дебиргә кадәр сузылган җирләр;
Гәд ыругындагы кабиләләргә бүлеп бирелгән шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар әнә шулардыр.