23 Рубин ыругы биләмәсенең чиге Үрдүн елгасы буйлап үтә. Рубин ыругындагы кабиләләргә бүлеп бирелгән шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар әнә шулардыр.
Үзләренең токымнарында нәселбашлары булган кешеләр түбәндәгеләр. Исраилнең беренче углы булган Рубиннең дүрт углы: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми. Рубиннәр токымы әнә шулардан башлана.
Рубин җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Эфраим биләмәсе белән чиктәш булыр.
Сугыш барышында исраилиләр башкалар белән беррәттән күрәзәче Бәгур углы Билгамны кылычтан уздыралар.
Гәд ыругындагы кабиләләргә, ягьни Гәд нәселенә Муса бүлеп биргән җирләр: