14 Муса бары тик Леви ыругына гына өлеш чыгармады; Раббы Мусага әйткәнчә, левиләрнең өлеше – Исраилнең Раббы Алласына китерелгән, утта яндырылган корбаннардыр.
Руханилар өчен биләмә – Мин Үземдер, Исраилдә аларга биләмәгә җир бирмәгез – аларның биләмәсе Мин Үзем булырмын.
Алар икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны вә гаеп йолу корбаныннан тукланырлар; Исраил җирендә Аллаһыга багышланган бар нәрсә аларныкы булыр.
Шуңа күрә левиләргә, туганнарыннан аермалы буларак, бернинди биләмә яки өлеш бирелмәде: Раббы Аллагыз әйткәнчә, аларның өлеше – Раббы Үзедер.)
Сез үзегез, угыл-кызларыгыз, ир һәм хатын-кыз колларыгыз, үз җирләре, биләмәләре булмаган һәм шәһәрләрегездә яшәгән левиләр белән бергә Раббы Аллагыз каршында куанырсыз.
Карагыз аны, илегездә сезнең белән бергә яшәүче левиләрне гомер буе кайгыртыгыз.
Әмма гәшүри һәм мәгакәһиләрне исраилиләр үз арасыннан кумадылар, һәм алар бүген дә исраилиләр арасында яши бирәләр.
Рубин ыругындагы кабиләләргә Муса бүлеп биргән җирләр:
Әмма Леви ыругына Муса өлеш чыгармады; аларның өлеше – Исраилнең Раббы Алласы Үзедер, чөнки Муса шулай әйтеп калдырган була.
Әмма левиләр сезнең җирләрдән биләмә алмас, чөнки аларның өлеше – Раббыга рухани булып хезмәт итүдер. Гәд, Рубин ыруглары һәм Менашше ыругының бер яртысы Үрдүннән көнчыгышта Раббы колы Муса бүлеп биргән җирләрне алды инде.