Ешуа 11:23 - Изге Язма23 Шулай итеп, Раббы Мусага әйткәнчә, Ешуа әлеге җирләрнең бөтенесен яулап алып, Исраилнең барлык тармакларына биләмәгә бүлеп бирде. Җир, ниһаять, сугышлардан тынып калды. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Ешуа һәм исраилиләр Үрдүннән көнчыгыштагы патшаларны – Ливан үзәнендәге Багал-Гәд шәһәреннән башлап, Сәгыйрь төбәге янындагы Халак тавына кадәр сузылган җирләрнең патшаларын тар-мар китерделәр. (Ешуа хитти, амори, кәнгани, фәризи, хивви һәм явүсиләр яшәгән таулы-калкулыклы урыннарны, тау итәге Шефеланы, көнбатыштагы тау итәкләрен, сахраны һәм Нәгеб чүлен Исраил ыругларына биләмәгә бүлеп бирде.) Әлеге патшалар шушылардыр: