6 Гибгон халкы: – Колларыңны бәладә калдырма! Тизрәк ярдәмгә кил, безне коткар! Тау якларында яшәүче амори патшаларының бөтенесе берләшеп безгә һөҗүм итте, – дип, Гилгәл станына Ешуага хәбәр юллады.
ишәген йөгәнләп, хезмәтчесенә: – Әйдә, тизрәк бар, мин әйтмичә туктама, – диде.
Авызыбыз шатлыктан ерылды, телебездән сөенеч авазлары түгелде. Чит халыклар әйттеләр: «Раббы аларга бөек эш кылды!» – диделәр.
Чөнки Раббы – безнең Хөкемчебез, канун чыгаручыбыз вә Патшабыз; безне Ул коткарачак!
Әмма ул җирдә яшәүче халык көчле, шәһәрләре ныгытылган һәм бик зур; без анда Анак угылларын да күрдек.
Озак та үтмәстән Мәрьям ашыгып кына таулы Яһүдиядә урнашкан шәһәргә, Элисабетләргә китеп барды.
Мин ыругларыгыздагы баш кешеләрне – зирәк акыллы, сыналган ирләрне – башлыкларыгыз иттем, сезнең өстән меңбашы, йөзбашы, иллебашы, унбашы билгеләдем, һәр ыругка җитәкчеләр куйдым.
Амориләрнең биш патшасы – Иерусалим, Хебрун, Ярмут, Лахиш Һәм Эглон патшалары – үзләренең гаскәрләрен берләштерделәр дә, Гибгон янына килеп урнашып, аңа һөҗүм иттеләр.
Ешуа үзенең бөтен гаскәрен, шул исәптән иң батыр сугышчыларын ияртеп Гилгәлдән чыгып китте.
Аларга Анак атасы Арбаның шәһәре, Яһүдә таулыгында урнашкан Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) һәм аның тирәсендәге көтүлек җирләре бүлеп бирелде,
Гилгәлдә тукталган исраилиләр айның ундүртенче көнендә кич белән Әрихә үзәнендә Котылу бәйрәмен уздырдылар.
Ешуа алар белән килешү төзеде – гомерләрен сакларга вәгъдә бирде, җәмәгать башлыклары да ант итте.
Шушы кыяфәттә алар Ешуа янына, исраилиләрнең Гилгәлдәге станына килеп: – Без бик ерак җирләрдән килдек. Безнең белән килешү төзегез, – диделәр.
– Без синең колларың! – диде алар Ешуага. Ул исә: – Кемнәр сез һәм кайлардан килүегез? – дип сорады.