42 Әлеге патшаларның һәммәсен һәм аларның җирләрен Ешуа шул бер үк сугыш сәфәрендә яулап алды, чөнки исраилиләр ягында Исраилнең Раббы Алласы Үзе көрәште.
Боерыкларыңны күз уңында тотсам, һичкайчан мин рисвай булмам.
Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.
Җырлагыз! Аллаһыга мәдхияләр җырлагыз! Патшабызга мәдхияләр җырлагыз!
Шөлдерле барабан кагып, моңлы гөслә вә лира чиертеп, җырлар көйләгез!
Сезнең өчен Раббы Үзе көрәшәчәк. Тынычланыгыз!
арба тәгәрмәчләре күчәрләреннән чыкты, һәм мисырлылар аларны көч-хәл белән өстерәп китте. – Качыйк без моннан! – диеште мисырлылар. – Аларны яклап, Мисырга каршы Раббы Үзе көрәшә!
Син Минем каршымда бик кадерле вә газиз булганга, сине бик нык яратканга, синең урынга Мин бүтән кешеләрне, җаныңны коткарыр өчен, башка халыкларны бирәм.
Сезгә җиңү китерергә, дошманыгызга каршы сугышырга сезнең белән бергә Раббы Аллагыз бара», – дип әйтсен.
Раббының моңа кадәр дә, аннан соң да шул рәвешле адәм гозеренә колак салганы булмады, чөнки Исраил өчен Раббы Үзе көрәште.
Шуннан соң Ешуа һәм барлык исраилиләр үзләренең Гилгәлдәге станнарына әйләнеп кайттылар.