21 Шуннан соң Исраил гаскәре исән-имин Ешуа янына Маккедадагы станына әйләнеп кайтты. Моннан ары инде һичкем Исраил угылларына каршы тел тибрәтергә җөрьәт итмәде.
Ә Исраил халкына һәм аларның хайваннарына хәтта эт тә өрмәячәк». Шуннан син Раббының исраилиләрне мисырлылардан ничек аерганын белерсең.
Сиңа каршы ясалган бер генә корал да уңышлы булмас; мәхкәмәдә гаеп ташлаган һәркемне син кире кагарсың. Менә шундый ул, Раббы колларына тигән өлеш; Мин аларны аклармын», – ди Раббы.
Кемне мәсхәрәлисез сез? Кемгә авызыгызны зур итеп ачасыз, телегезне чыгарасыз? Әй җинаять балалары, ялган орлыгы түгелме сез?!
Ешуа һәм исраилиләр дошманны тәмам тар-мар китереп, качып котыла алганнары үзләренең ныгытылган калаларына кайтып сыенды.
– Мәгарәнең авызын ачып, минем янга теге биш патшаны чыгарыгыз, – диде Ешуа.