19 Әмма үзегез анда тоткарланмагыз. Дошманнарыгызны эзәрлекли бирегез, артларына төшегез, аларга шәһәрләренә кайтып сыенырга юл куймагыз, чөнки Раббы Аллагыз аларны сезнең кулга тапшыра, – диде.
Әгәр инде ул кайсы да булса шәһәргә кереп качарга уйласа, бөтен Исраил шул шәһәр янына арканнарын алып килеп, әлеге шәһәрне елгага сөйрәп төшерербез, аңардан бер генә таш әсәрен дә калдырмабыз.
Шуннан Давыт Әвишәйгә: – Бикри углы Шеба хәзер Абшалумга караганда зуррак бәла китерергә мөмкин, – диде. – Минем кешеләрне алып Шебаны эзәрлекли чык, берәр ныгытылган шәһәргә кереп күздән югалмагае.
Раббы эшен эленке-салынкы башкарган кешегә – каргыш! Кан коюдан үзенең кылычын тыйган кешегә – каргыш!
«Нишләп болай утырабыз соң әле без? – ди Яһүдә халкы. – Җыеныйк, ныгытылган шәһәрләргә барыйк, шунда һәлак булыйк, чөнки Раббы Аллабыз безне һәлакәткә дучар итте, Аңа каршы гөнаһ кылган өчен, безгә агулы су эчерде.
ул: – Мәгарәнең авызын зур ташлар белән томалап куегыз да сакчылар калдырыгыз.
Ешуа һәм исраилиләр дошманны тәмам тар-мар китереп, качып котыла алганнары үзләренең ныгытылган калаларына кайтып сыенды.