14 Раббының моңа кадәр дә, аннан соң да шул рәвешле адәм гозеренә колак салганы булмады, чөнки Исраил өчен Раббы Үзе көрәште.
Сезнең өчен Раббы Үзе көрәшәчәк. Тынычланыгыз!
арба тәгәрмәчләре күчәрләреннән чыкты, һәм мисырлылар аларны көч-хәл белән өстерәп китте. – Качыйк без моннан! – диеште мисырлылар. – Аларны яклап, Мисырга каршы Раббы Үзе көрәшә!
Әхәз баскычы буйлап түбән төшеп барган күләгәне ун басмага кире чигерәм». Һәм күләгә үзе үткән басмалар буйлап ун басмага кире чигенде.
Шуннан Раббы, яу көнендәге көрәшче сыман, бу халыкларга каршы сугыш ачар.
Аларга җавап итеп, Ул болай диде: – Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт!», – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде.
Раббы Аллагыз, сезнең алдан барып, сезнең өчен Үзе сугышачак. Күреп тордыгыз: Мисырда да,
Шуннан соң Ешуа һәм барча исраилиләр Гилгәлдәге станнарына кайттылар.
Әлеге патшаларның һәммәсен һәм аларның җирләрен Ешуа шул бер үк сугыш сәфәрендә яулап алды, чөнки исраилиләр ягында Исраилнең Раббы Алласы Үзе көрәште.
Раббы Аллагызның сезнең хакка шушы халыклар белән ниләр кылганын сез үзегез күреп тордыгыз. Раббы Аллагыз сезнең өчен Үзе көрәште!