Даниил 9:24 - Изге Язма24 Җинаятьләрне туктату, гөнаһ һәм гаеп эшләрдән арыну өчен, мәңгелек хаклык-дөреслек урнаштыру, иңгән вәхинең дә, пәйгамбәрнең хаклыгын да раслау, Иң изге бүлмәне май сөртеп изгеләштерү өчен, синең халкыңа һәм синең изге шәһәреңә җитмеш тапкыр җидешәр ел вакыт билгеләнде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Хуҗа-Раббы, мине сайлап алып, миңа Үзенең Рухын иңдерде; Ул мине мазлумнарга шатлыклы хәбәр җиткерер, хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар, әсирләргә вә тоткыннарга: «Сез – азат!» – дип белдерер, Раббының шәфкать күрсәтү елын һәм Аллабызның үч алу көнен игълан итәр, барлык хәсрәтле кешеләрне юатыр, Сионда хәсрәт чигүчеләргә көл урынына – баш киеме, аһ-зар урынына – шатлык мае, төшенке рух урынына данлы кием бирер өчен җибәрде. Раббы Үзенең дан-шөһрәте хакына утырткан «тәкъвалык имәннәре» дип йөртерләр ул кешеләрне.