Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Даниил 4:26 - Изге Язма

26-28 Шушы вакыйгадан соң унике ай узып, Бабилдәге патша сараеның түбәсендә йөргәндә, мин үзалдыма: «Дан-шанымны күрсәтер өчен кодрәтем белән төзелгән пайтәхетем Бабил нинди мәһабәт!» – дип әйтеп бетерүгә, күкләрдән бер тавыш килде: – Нәбухаднессар патша, синең хакта әнә шундый әмер булды: патшалыгың алынды синнән!

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Даниил 4:26
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Бабилнең башка акыл ияләре белән бергә үзебез дә һәлак булмас өчен, Күкләр Алласына ялварыгыз: мәрхәмәтен күрсәтеп, әлеге сергә төшендерсен, диде ул дусларына.


Төнлә Аллаһыдан күренеш иңеп, бу төшнең сере Даниилга ачылды, һәм ул Күкләр Алласына мактау-шөкерләр яудырып


И патша, син – патшаларның патшасыдыр, Күкләр Алласы сиңа патшалык-хакимлек тә, көч-куәт һәм дан-шөһрәт тә бирде.


Мин, Нәбухаднессар патша, әнә шундый төш күрдем, ә син, Бәлтешассар, миңа аны юрап бир, чөнки патшалыгымдагы акыл ияләре арасыннан берәү дә аны юрый алмады, ә син юрый аласың – синдә изге аллалар рухы бар, – дидем.


Фәрештәнең «Агачның төп тамырын җирдә калдырыгыз» дигән фәрманы исә – бар нәрсә белән Күкләр иясе идарә иткәнне син таныгач, патшалык үзеңә кайтачак дигән сүз.


Алдан әйтеп куелган вакыт үтүгә, мин, Нәбухаднессар, күзләремне күккә төбәдем, һәм акылым миңа кабат кайтты. Шуннан мин Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр яудырдым, Мәңге яшәүчене данладым һәм мактадым: Аның хакимлеге мәңгелек, Аның патшалыгы буыннан-буынга дәвам итәчәк!


Әмма аның йөрәге чамадан тыш тәкәбберләнеп тупаслана башлагач, ул, патша тәхетеннән сөрелеп, дан-хөрмәттән мәхрүм ителде,


адәм балалары арасыннан куылды; аның акылы хайванныкына тиңләште, ул кыргый ишәкләр арасында яшәде, үгез сыман, үлән белән туенды, күк чыгында коенды. Инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны Нәбухаднессар патша таныганчыга кадәр, бу шулай дәвам итте.


Моны күреп, шәкертләренең исләре китте. – Ничек алай кинәт кенә инҗир агачы корып төште соң? – дип сорадылар алар.


Ә Мин әйтәм: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете.


Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым,


Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ