4 ләкин Раббы аңа: – Кулыңны суз да еланны койрыгыннан тотып ал, – диде. Мусаның, кулын сузып, еланны койрыгыннан тотып алуы булды, елан аның кулында шундук янә таякка әверелде.
– Мә, ал, – диде ул, һәм теге, кулын сузып, балтаны алды.
Тәкъва инсан хөрмә агачыдай чәчәк атыр, Ливандагы эрбет агачыдай биек күтәрелер.
– Таягыңны җиргә ташла, – диде Раббы. Мусаның таякны җиргә ташлавы булды, таяк шундук еланга әверелде. Муса еланнан читкә сикерде,
Раббы әйтте: – Менә шулай эшлә, шул чагында кешеләр ата-бабалары Раббы Алласының, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласының, синең алда пәйда булуына ышанырлар.
кулларына елан алсалар яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс; авыру кешеләргә куллары белән орынсалар, тегеләр савыгыр.
Мин сезгә елан-чаяннарны һәм дошманның бар көчен салып таптарга кодрәт бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас.
Анасы хезмәтчеләргә: – Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.