12 Ишегалдының көнбатыш ягына илле терсәк озынлыгындагы пәрдәләр эленеп, ун багана белән ун нигез куелды. Баганадагы ыргаклар да, чыбыклар да көмештән иделәр.
Пәрдәләрне элү өчен, егерме багана һәм, аларны урнаштыру өчен, егерме бакыр нигез яса. Баганадагы ыргак һәм чыбыкларны көмештән эшлә.
Ишегалдының төньякка караган ягы шулай ук йөз терсәк булды, һәм бу як өчен дә егерме багана һәм егерме бакыр нигез ясалды. Баганадагы ыргаклар да, чыбыклар да көмештән эшләнде.
Ишегалдының көнчыгыш ягы – ишегалдына керә торган як – буйга шулай ук илле терсәк иде.