4 Сабыйның апасы исә, аның белән нәрсә булыр икән дип, ерактан күзәтеп торды.
Шулчак Һарунның кыз туганы, Мәрьям пәйгамбәр, шөлдерле барабан алды, һәм барча хатыннар, аңа ияреп, шөлдерле барабаннарда уйнадылар һәм биеделәр.
Мин сине Мисырдан алып чыктым, коллыктан йолып алдым. Сине җитәкләп йөртсен өчен, Мусаны, Һарунны вә Мәрьямне җибәрдем.
Беренче айда Исраил халкы, Сыйн чүленә килеп җитеп, Кадышта тукталды. Шунда Мәрьям үлде, һәм аны Кадышта җирләделәр.
Мисырда туган Леви кызы Йөхәбәд Амрамның хатыны иде. Амрамга ул Һарунны, Мусаны һәм аларның кыз туганы Мәрьямне табып бирә.