6 Шулай итеп, бер көмеш тәңкәгә – юксыл-мескенне, бер пар аяк киеме бәрабәренә фәкыйрьне сатып алыр идек. Хәтта ашлыкның чүбен дә сатар идек», – дисез.
түрә булган кешеләргә: – Чит халыкларга коллыкка сатылган яһүди кардәшләребезне без мөмкин булганча йолып алырга тырыштык. Ә сез менә үз кардәшләрегезне сатып җибәрәсез! Инде аларны яңадан сатып алыйкмы?! – дидем. Алар дәшмәделәр, ни дип тә җавап бирмәделәр.
Акча хакына кеше җанын кыйдылар, бурычка акча биреп, аны арттырып алдылар, янап, күршесенең хакына керделәр, ә Мине искә дә алмадылар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
халкымны жирәбә салып бүлгәләделәр, фахишәләргә түләр өчен – ир балаларны, шәраб алып эчәр өчен, кыз балаларны коллыкка саттылар.
Яһүдә вә Иерусалим угылларын сез, үз җирләреннән сөреп, яванлыларга саттыгыз.
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән Исраилне җәзасыз калдырмам, чөнки тәкъваны алар – бер көмеш, фәкыйрьне бер пар башмак бәрабәренә саталар;
Ашдод һәм Мисыр кальгаларында шуны белдерегез: «Самарея тауларына җыелып, Исраилдәге коточкыч тәртипсезлеккә, андагы җәбер-золымга күз салыгыз!»
Әй сез, байбикәләр, Самарея тавындагы симез Башан сыерлары, юксыл-мескеннәрне рәнҗетүчеләр, фәкыйрь-фөкраны изүчеләр, ирләренә: «Кая, эчәргә китер!» – диючеләр, тыңлагыз бу сүзләрне!
Әй сезләр, фәкыйрьләрне рәнҗетүчеләр, илдәге мазлумнарны һәлак итүчеләр, колак салып тыңлагыз!
«Ни-нәрсә ул?» – дип сорадым мин. «Үлчәү кәрзине, – дип җавап бирде ул, аннары, – җирдәге бар халыкның гөнаһы белән тулы ул», – дип өстәде.