Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Амос 7:8 - Изге Язма

8 Раббы миннән: – Нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады. Мин: – Кургаш асма! – дип җавап бирдем. Шуннан Хуҗа-Хаким әйтте: «Инде менә халкым Исраилне асма ярдәмендә тикшерәмен; моннан ары Мин аны кызганмаячакмын!

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Амос 7:8
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Самареягә һәм Ахаб йортына ни кылган булсам, Иерусалимгә дә Мин үлчәү бавын сузармын һәм асманы асармын, касәдән пычракны сөртеп алып әйләндереп каплагандай, Иерусалимне Мин сыпырып атармын;


Гаделлекне Мин – үлчәү бавы, ә дөреслекне кургаш асма итеп куям. Ялганны – сыену урыныгызны – боз сугачак, яшеренү урыныгызны су юып алып китәчәк.


Анда чүл ябалагы белән керпеләр генә хуҗа булыр, байгыш белән козгыннар гына яшәр. Раббы бу җирдә үлчәү бавы сузар һәм кургаш асма асар – анда вәйранлык вә бушлык хөкем сөрер.


Син Мине ташладың, – дип белдерә Раббы, – читкә киттең, шуңа күрә Мин сиңа каршы кулымны күтәрәм һәм сине һәлак итәм, чөнки Мин сиңа шәфкать күрсәтеп арыдым инде.


Раббы Сионның диварларын җимерергә карар кылды; аларны бау сузып үлчәде, Сионны талаудан Үзенең кулын тыймады; тышкы ныгытмалар вә диварлар иңрәп елады – алар икесе дә тәмам көчен җуйды.


Гамәр, тагын авырга калып, кыз бала тапты. Раббы Һошеягә: – Балага Ло-Рухама дип исем куш; чөнки Мин, Исраилне рәхим-шәфкатемнән аерып, аны инде кичермәячәкмен.


Ул миңа тагын шуны да күрсәтте: Хуҗа-Хаким кургаш асма ярдәмендә корылган дивар янында басып тора имеш, Аның кулында – кургаш асма.


– Син нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады миннән Раббы. Мин: – Кәрзин тулы өлгергән җимеш күрәм, – дидем. Шунда Раббы: «Халкым Исраилнең дә соңгы көне килеп җитте, моннан ары Мин аны кызганмаячакмын! – диде. –


Исән калган халкың-биләмәңнең гаеп эшләрен вә җинаятьләрен ярлыкаучы Синдәй берәр Аллаһы бармы икән тагын?! Синең ачуың гомерлек түгел, мәрхәмәт күрсәтергә яратасың Син.


«Нәрсә күрәсең син?» – дип сорады. Мин, җавап биреп: «Өске өлешендә май салу өчен касәсе булган алтын шәмдәл күрәм. Шәмдәлдә җиде лампа, һәр лампага филтәле җиде көпшә килеп тоташа.


Фәрештә миннән: «Ни күрәсең?» – дип сорады. «Очып баручы төргәк күрәм, аның озынлыгы – егерме, ә киңлеге – ун терсәк», – дидем.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ