1 Хуҗа-Раббы миңа вәхи иңдерде, һәм минем күз алдымда шундый күренеш пәйда булды: патшага дигән иген урылып бетеп, болыннарны кабат яшеллек каплый башлаган вакытта, Раббы саранча өерен китертте;
ә аларның тапкан малына кешеләр саранчадай ябырылыр, саранча өере кебек ташланыр.
Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны, аның белән бергә Яһүдәнең түрәләрен, балта осталарын вә тимерчеләрен Бабилгә әсирлеккә алып киткәч, Раббыдан миңа вәхи иңде, һәм мин шуны күрдем: Раббы йорты алдында инҗир салынган ике кәрзин тора иде.
Һәм мин Раббы күрсәткән һәммә нәрсәне сөрелгәннәргә җиткердем.
Өер-өер булып, саранча чирүе очып килде: беренче өер ашап бетерә алмаганны икенчесе, өченчесе ашады, ә алардан калганны дүртенчесе кырып бетерде.
«Теге саранча чирүе рәвешендә сезгә җибәргән гаскәр зыянын Мин артыгы белән каплармын.
Иген кырларыгызга Мин көйдергеч җилләр һәм тутык авыруы җибәреп зыян салдым; бакчаларыгызны, йөзем куакларыгызны корыттым; инҗир вә зәйтүн агачларыгызны саранчадан ашаттым. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
Хуҗа-Раббы миңа тагын шуны күрсәтте: менә, Хуҗа-Раббы, хөкем башкарыр өчен, ут чакырып китертте. Ялкын телләре җир астындагы бөек дәрьяларның суларын йотты, басуларны яндыра башлады.
Ул миңа тагын шуны да күрсәтте: Хуҗа-Хаким кургаш асма ярдәмендә корылган дивар янында басып тора имеш, Аның кулында – кургаш асма.
Хуҗа-Раббы миңа шуны күрсәтте: менә, өлгергән җимешләр салынган бер кәрзин тора имеш.
Аннары Раббы миңа дүрт тимерчене күрсәтте.
Бөҗәкләрне Мин сезнең уңышны ашаудан тыярмын, йөзем агачларыгыз җимешләрен югалтмас.