8 Су эчәр өчен, кешеләр, каңгырып, бер шәһәрдән икенчесенә йөрер, әмма анда да сусыннары басылмас иде. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
Йа Раббы! Күзләрең тугрылыкка төбәлмәгәнмени Синең?! Син бу халыкны кыйнадың, ә алар аны сизмәде дә, Син аларны аздан гына юкка чыгармадың, ә алар сабак алмады, таштан да катырак булып үҗәтләнә барды, Сиңа кайтырга теләмәде.