2 Хуҗа-Раббы Үзенең изгелеге белән ант итеп әйтте: «Шундый бер көн килер, сезне ыргаклар белән, соңгы кешегезгә кадәр кармаклар белән эләктереп алып китәрләр.
Миңа каршы баш күтәрүең, Минем колакка килеп ирешкән тәкәбберлегең өчен, борыныңа – ыргак, авызыңа авызлык кидерәм Мин синең, килгән юлыңнан кире кайтарып җибәрәм».
Ә хәзер, – дип белдерә Раббы, – Мин күп санлы балыкчылар җибәрәмен: алар Яһүдә халкын балык тоткан кебек тотар. Шуннан соң күп санлы аучылар җибәрермен: алар һәр тауда, һәр калкулыкта һәм кыя ярыкларында Минем халкымны аулар.
Ләкин Мин синең теш казналарыңа ыргак кидерәм һәм тәңкәләреңә елгаларыңдагы балыкларны ябыштырам, сине тәңкәләреңә ябышкан барлык балыкларың белән бергә елгаларыңнан тартып чыгарам;
Югалган сарыкны табармын, адашып йөргәнен кире кайтарырмын, яралысының җәрәхәтен бәйләрмен, хәлсезләрен савыктырырмын, ә симергәннәрен һәм тазаларын юк итәрмен. Көтүемне Мин гаделлек белән көтәрмен».
Синең теш казналарыңа ыргак кидерәм, сине һәм бөтен гаскәреңне – атларыңны вә баштанаяк коралланган җайдакларыңны, зур вә кечкенә калкан тоткан, кылыч күтәргән күп санлы халкыңны кире борам.
Хуҗа-Раббы Үз затыннан ант итә, Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Ягъкуб токымының тәкәбберлеген күреп җирәнәм, кальгаларына нәфрәтләнеп карыйм; аларның шәһәрен Мин бар мал-мөлкәте белән бергә дошманнары кулына тапшырачакмын!»
Ягъкуб токымының горурлыгы булган Раббы, ант эчеп: «Кылган эшегезнең берсен дә мәңге онытмаячакмын! – ди. –