5 Алдавыч җим куелмаса, җирдә яткан тозакка кош эләгерме?! Тозакка берни эләкмәсә, элмәк җебе тартылырмы?!
Тәкъва кеше миңа сабак укытсын – мәрхәмәт күрсәтү кебек булыр бу; мине фаш итсен, ваз кичмәм – башыма зәйтүн мае сөртү кебек булыр бу.
Өстәвенә, кеше үзенә тиешле вакытны алдан белми. Балык – һәлакәтле ятьмәгә, кош афәтле тозакка барып кергән кебек, адәм балалары да көтмәгәндә пәйда булган бәла-казага килеп эләгәләр.
Моңарчы Мин бу халыкны тамыры белән йолкып алыр, җимереп ташлар, юкка чыгарыр, һәлак итәр һәм бәлагә салыр өчен күзәткән булсам, хәзер исә тергезер, тамыр җәйдерер өчен алардан күземне алмамын, – дип белдерә Раббы. –
Раббы, һич икеләнмичә, безгә әлеге бәла-казаларны җибәрде. Раббы Аллабызның барлык эш-гамәлләре хактыр; тик без Аның тавышына колак салмадык.
Корбанына тап булмаса, урман ешлыгында арыслан үкерерме?! Берни тота алмаган яшь арыслан үзенең өнендә ырылдармы?!
Шәһәрдә быргы кычкыртсалар, халыкны курку алмасмы?! Шәһәргә бәла килсә, Раббы кулы белән эшләнмиме бу?