4 Корбанына тап булмаса, урман ешлыгында арыслан үкерерме?! Берни тота алмаган яшь арыслан үзенең өнендә ырылдармы?!
шуннан аны үз иленә хуҗа кылды, булган бар милкенә идарәче итеп куйды:
Алар арысландай үкерүче Раббы эзеннән барырлар; Раббы үкергәч, угыллары көнбатыштан Аның янына ашкынып кайтыр,
Эфраим өчен – арыслан, Яһүдә йорты өчен яшь арыслан булып, Мин аларны ботарлап ташлармын һәм китеп барырмын; аларны өстерәп алып киткән чагымда, һичкем коткара алмас үзләрен.
Амос болай дип сөйләде: «Раббы Сионнан торып күкрәр, гөрелтесен Иерусалимнән яңгыратыр – шиңәр шулчак көтүлек җирләре, корып кибәр Кәрмил тау башлары».
Ике кеше, үзара килешмичә, бергә сәфәр чыгармы?!
Алдавыч җим куелмаса, җирдә яткан тозакка кош эләгерме?! Тозакка берни эләкмәсә, элмәк җебе тартылырмы?!
Арыслан үкереп җибәрсә, кем тетрәнмәс?! Хуҗа-Раббы сөйли башласа, пәйгамбәрлек итми кем булдырыр?!