Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Амос 3:12 - Изге Язма

12 Раббы болай ди: «Көтүче, арыслан авызыннан малын коткарырга тырышып та, хайванның ике бәкәленнән яки колагыннан башка һични тартып алалмагандай, Самареядәге исраилиләр дә кәнәфи аягыннан яки ятакның бер почмагыннан башка һични эләктереп кача алмас».

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Амос 3:12
16 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Башкалары Афыкка качты, ләкин анда исән калганнарның егерме җиде меңе өстенә дивар ишелеп төште. Бен-Һадад үзе шулай ук шәһәргә качты һәм эчке бүлмәләрнең берсенә кереп яшеренде.


Бен-Һадад аңа: – Минем атам синең атаңнан тартып алган шәһәрләрне мин сиңа кире кайтарырмын. Минем атам Самареядә сәүдә мәйданнары тоткан кебек, син дә Дәмәшкътә үзең өчен сәүдә мәйданнары тота алырсың, – диде. – Шундый шартларда килешү төзегәннән соң, мин сине җибәрермен, – диде аңа Ахаб һәм, килешү төзеп, аны кайтарып җибәрде.


Михая аңа: – Син моны эчке бүлмәңә кереп качкан көнеңдә күрерсең, – дип җавап бирде.


Ашшур патшасы аның гозерен екмады: Дәмәшкъкә һөҗүм итеп, аны яулап алды, анда яшәүче халыкны Кыйрга сөрде, ә Рәсиннең җанын кыйды.


Бакчада мәрмәр баганаларга көмеш алкалар ярдәмендә җете кызыл төстәге нәфис җитен тасмалар белән ак һәм зәңгәр киҗе-мамык пәрдәләр эленгән; алсу ташлар, мәрмәр, энҗе һәм кыйммәтле ташлар түшәлгән басмага алтын вә көмеш кәнәфиләр куелган иде.


яисә Һермон тауларыннан Сион тавына төшкән чык суы кебектер. Чөнки Раббы Сионга Үзенең фатихасын – мәңгелек тормыш бирде.


Кеше ул көнне күз карашын үзен Бар итүчегә юнәлтәчәк, күзләрен Исраилнең изге Алласына төбәячәк.


Раббы миңа шулай дип әйтте: «Үзенең табышы өстендә ырлап торган арыслан, яшь арыслан, әйләнәсенә күпме генә көтүче җыелса да, аларның кычкыруыннан өрекмәс, шау-шуыннан курыкмас. Шуның кебек, Күкләр Хуҗасы Раббы да Сион тавына, шушы калку урынга сугышырга төшәчәк.


чөнки бала «әткәй», «әнкәй» дип әйтергә өйрәнгәнче, Ашшур патшасы Дәмәшкънең байлыгын вә Самареядә таланган малны үзе белән алып китәчәк.


Сез фил сөяге белән бизәлгән ятакларда ятасыз, түшәкләрегездә назланасыз, көтүдәге иң яхшы бәрән ите, утлаудагы иң симез бозау ите белән тукланасыз.


Инде менә Хуҗа-Раббының күзләре бу гөнаһлы патшалыкка төбәлгән: «Мин аны җир йөзеннән юк итәрмен, тик шулай да ошбу Ягъкуб нәселен бөтенләй үк кырып бетермәм, – ди Раббы. –


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ