Амос 2:9 - Изге Язма9 Мин бит сезнең хакка эрбет агачыдай биек, имәндәй көчле-нык амориләрне юк иттем, югарыда үскән җимешләрен, түбәндәге тамырларын корыттым. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Тернәкләнеп, үсеп китә алыр микән ул? Тамырлары белән йолкып алмаслармы аны, җимешләрен өзмәсләрме, корымасмы ул? Аңардан үсеп чыккан барлык яшь ботаклар корыячак, һәм аны инде төбе-тамыры белән кубарып алыр өчен, егәрле кул да, күп санлы халык та кирәк булмаячак.