Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Амос 2:2 - Изге Язма

2 Мин аны утка чорнармын, Кыръют кальгаларын ялкын ялмап алыр – чуалыш эчендә, сугыш гөрелтесе, быргы тавышлары астында Мәаб һәлак булыр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Амос 2:2
8 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Дошманнарының яу кырын таптаган итекләре вә канга буялган өс киемнәре утка азык булачак.


Кыръютка, Босрага – Мәаб җирендәге ерак һәм якын шәһәрләрнең барысына хөкем килде.


Хишбун вә Элгале иңрәве Яһаска, Согарга, Хорунаимгә, Эгләт-Шелишиягә кадәр җитәчәк, хәтта Нимрим сулары да кибәр.


Мәаб шәһәрләре басып алыныр, кальгалары яуланыр. Мәаб сугышчыларының йөрәге ул көнне тулгак газаплары кичерүче хатынныкы сыман куркып калыр.


Качып баручылар, хәлдән таеп, Хишбун каласының диварлары күләгәсендә туктап калды, әмма Хишбуннан – ут, Сихон патша йортыннан ялкын бөркелеп, Мәаб кавеменең чигәләрен, фетнәчел халкының баш түбәсен яндырды.


Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мәаб белән Сәгыйрь: „Менә, Яһүдә йорты да башка барлык халыклар кебек булды“, – дигән өчен,


Рабаһның диварларына ут салырмын, ялкын ялмап алыр аның кальгаларын – ул көн сугыш гөрелтесе астында, давыллы көндә купкан өермә эчендә узар.


Хазаилнең сараен утка чорнармын, Бен-Һададның кальгаларын ялкын ялмап алыр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ