3 Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы һичкем булмады.
Күктә һәм җирдә, җир астында һәм диңгездә яратылганнарның барысының, анда булган һәммә нәрсәнең: «Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мактау, хөрмәт, дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын», – дип әйтүләрен ишеттем.
«Раббының уй-фикерләренә кем төшенгән? Кем киңәшче булган Аңа?»
Мин күрәм ки, илаһлар арасында киңәш бирерлек берәү дә юк, сорау бирсәм, җавап кайтаручы да юк.
Язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым.